KAMA TYRES «Comtrans-2026» күргәзмәсендә: төрле юллар өчен яңа продукция һәм цифрлы технологияләр 🚛 22-25 сентябрьдә Казан беренче тапкыр коммерцияле автоиндустрия профессионалларын кабул итте. «КАЗАНЬ ЭКСПО» үзәгендә «Comtrans-2026» коммерцияле автотранспорт күргәзмәсе һәм форумы уза. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, анда катнашучыларны сәламләп, чараның Татарстанда узуы очраклы булмавын билгеләп үтте: «Республика – ил автосәнәгате үзәкләренең берсе. Әлеге тармакка сәнәгать продукциясенең 7,4 проценты туры килә... Республикада йөк машиналарыннан тыш, автобуслар, вәкиллек классы автомобильләре, газ-моторлы авыл хуҗалыгы техникасы, аларга комплектлау әйберләре, йөк автомобиле шиналарының 60 процентка якыны җитештерелә. Бу өлкәдә 40 меңнән артык кеше эшли. Күргәзмәдә Россия, Кытай, Төркия һәм башка илләрнең танылган брендлары тәкъдим ителә. Елның төп тармак вакыйгасында KAMA TYRES үз продукциясе белән катнаша. Безнең стендта шәһәр маршрутлары траспортыннан алып катлаулы карьерларда эшли торган техника өчен йөк шиналарының киң ассортименты урын ала. 🔥 Экспозициянең төп премьерасы Экспозициянең төп яңалыгы – 2026 елда сату базарына чыгарылган KAMA NU 705 ЦМК шинасы. Ул катлаулы шартларда – төзелеш мәйданчыкларында, карьерларда, юлсыз урыннарда эшләү өчен махсус эшләнгән. 🛞 Профессионаллар өчен модельләр рәте Яңа продукциядән тыш, стендта башка шиналар да тәкъдим ителә: ▪ KAMA PRO NF 203 – йөк машиналары һәм автобусларның руль күчәре өчен шина. ▪ KAMA NU 704 – карьердагы катлаулы шартлар өчен көчәйтелгән модель. ▪ KAMA PRO NU 405 – «КАМАЗ-мастер» командасы соравы буенча эшләнгән шина. 2026 елда ул «Золото Кагана» раллие сынавын уңышлы узды. ▪ KAMA NU 301 – илебез башкаласының шәһәр маршрутлары өчен «МОСГОРТРАНС» тамгасы белән эшләнгән шина. Бу – Мәскәүнең иң зур транспорт предприятиесе белән күп еллык һәм уңышлы хезмәттәшлек үрнәге. ▪ Йөк шиналарының башка модельләре. 💡 Киләчәк технологияләре KAMA TYRES, шиналар җитештерү белән беррәттән, аларны эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә дә эшли. Экспозициядә RFID-тамгалы KAMA PRO NT 203 шинасы тәкъдим ителә. Бу технология һәр шинаны тиңләштерергә һәм аны куллану процессындагы күрсәткечләр белән бәйли торган цифрлы исәп алып барырга мөмкинлек бирә. #KAMATYRES #Comtrans2026 #ЙөкШиналары #Инновацияләр